«Телескоп ни турында сөйләде»: танып белү сәгате (6+)

22 апрель көнне 16 нчы санлы китапханә беренче сыйныф укучылары өчен «Телескоп ни турында сөйләде» дигән танып белү сәгате уздырды.

О чем рассказал телескоп
20220422_081501
20220422_080939
20220422_083418
20220422_084716

Танып белү сәгате вакытында балалар космонавтларга әйләнде һәм космик ракетада ерак космоска – йолдызларга, планеталарга, Кояшка таба юл тотты. Ракета Кояш системасы киңлекләрен иңләгән арада, очышта катнашучылар бергә тупланган йолдызлар төркеменең йолдызлыклар дип аталуы, йолдызларның бик-бик еракта урнашкан кояшлар булуы, ә Кояшның уттан торган галәмәт зур шар икәнлеге турында белде. Космик сәяхәт вакытында укучылар Кояш системасы һәм Җир планетасының иярчене Ай турында күп мәгълүмат алды, расписание буенча ике күнегү үтәде, «Йолдызлар һәм планеталар» энциклопедиясе белән танышты. Яшь космонавтлар шулай ук бик теләп Зур һәм Кече Җидегән, Персей һәм Андромеда, Арыслан һәм Кече Арыслан йолдызлыклары турында матур әкиятләрне; төн патшабикәсе Ай һәм күркәм Кояш турында моңсу әкиятне тыңлады, һәм шулай ук «Космик эпопея» мультфильмын карады. Яшь космик сәяхәтчеләр очыштан бик канәгать калды, җиргә төшкәннән соң, сорауларга җавап биреп, алган белемнәренә нәтиҗә ясадылар. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: